Әхлак һәм яшәеш

Автор: | 17.04.2018

Мәктәптә үткәрелә торган тәрбия сәгатьләре укыту-тәрбия эшен оештыруда мөһим роль уйный.Ул белем һәм тәрбия бирүдә бердәм процесс буларак, дәресләрнең дәвамы итеп бәяләнә. Әмма, дәресләрдән аермалы буларак, тәрбия сәгатьләрен оештыруда түбәндәге юнәлешләр күз алдында тотыла:

-укучыларда фәнгә карата кызыксыну, белемгә омтылыш тәрбияләү;

-фән буенча алган белемнәрне тирәнәйтү һәм дөньяга караш формалаштыру;

-алган белемнәргә нигезләнеп, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү;

-тәрбияле булырга өйрәтү.

Тәрбия сәгатьләрендә сүзгә сак караш, сөйләм осталыгы тәрбияләү юнәлешендә даими эш алып барыла.Халыкның “Акыллы сүзгә ни җитә”,”Һәрбер сүзнең урыны бар” дигән мәкальләре бик хак әйтелгән.

Тәрбия сәгатьләре планлы рәвештә алып барыла.Алар, нигездә, белем һәм тәрбия бирү максатыннан чыгып эшләнә.Ул, дәресләрнең дәвамы буларак, укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры китереп үткәрелә.

Соңгы елларда тәрбия сәгатьләренең тематикасы һәм юнәлешләре үзгәрде.Татар халкының гореф-гадәтләренә һәм йолаларга, халык авыз иҗатына нигезләнгән чаралар аеруча еш үткәрелә, чөнки аларда халыкның рухы, тарихы киң чагыла.Шулай ук Туган як, үзең укыган мәктәп темаларына да тәрбия сәгатьләрен укучылар көтеп ала.

Без XXI гасырга аяк бастык, безнең белән бергә бик күп яман гадәтләр дә безгә иярде.Тәрбия  чараларында шулардан котылу юлларын да эзләргә кирәк.

Бу методик кулланмада тәрбия сәгатьләренең барлык төрләрен санап чыгуны максат итеп куймадым.Монда китерелгән үрнәкләр якынча бирелә.Һәр иҗади эшләүче укытучы аларны үзгәртә ала.Кайсы тәрбия сәгатенең ничәнче сыйныфта үтүен укытучы үзе хәл итә.Тәрбия сәгатьләренә әзерләнгәндә сыйныфның яшь үзенчәлеге, үсеш дәрәҗәләре исәпкә алына.

Беркетелгән файл:

Байлыкның башы-тазалык .docx 32 Кб
Бурыч. Туган илгә, җәмгыятькә, әти-әнигә булган бурыч .docx 45 Кб
Дәүләт символларын саклау безнең бурыч .docx 122 Кб
Җиде буыныңны беләсеңме .docx 35 Кб
Кешенең бөтен нәрсәсе дә матур булырга тиеш .docx 112 Кб
Мәктәбем – тарих битләрендә .docx 17 Кб
80 ел яшәгән мәктәбем .docx 229 Кб
Мөслимем –бәллүр бишегем .docx 34 Кб
Начар гадәтләргә-юк! Алкоголь һәм никотин-наркоманиягә юл .docx 38 Кб
Тарихи мәктәбем .docx 287 Кб

Уртаклашу

Опубликовать в Facebook
Опубликовать в Google Buzz
Опубликовать в Google Plus
Опубликовать в LiveJournal
Опубликовать в Мой Мир
Опубликовать в Одноклассники
Опубликовать в Яндекс

Әхлак һәм яшәеш: 3 комментария

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *