Ә. Еники “Әйтелмәгән васыять” хикәясе буенча сочинение язарга әзерләнү

Автор: | 29.11.2018

Тема: Ә. Еники “Әйтелмәгән васыять” хикәясе буенча сочинение язарга әзерләнү.

Максат:1. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү, үз хисләрен һәм фикерләрен эзлекле, матур, төгәл итеп әйтә, аңлата белү күнекмәләрен ныгыту;

  1. Әдипнең әхлак нигезләрен өлкән буын кешеләре тормышыннан эзләвенә игътибар итү; кеше рухының көче, матурлыгы, туган җиренә, теленә булган мәхәббәте сурәтләнгән образларның әһәмиятен аңлау, шундый сыйфатларны үзендә булдырырга теләк, омтылыш уяту;
  2. Укучыларда кешелеклелек, өлкән буынга хәрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Ә.Еники портреты, әдип турында М.Вәлиев язган сүзләрдән плакат, “Әйтелмәгән васыять” спектакленең видеоязмасы, терәк сүзләр,аңлатмалы сүзлек, Ә.Еники китаплары, “Мирас” журналы.

Дәрес  барышы:

 I.Психологик уңай халәт тудыру.

 II .Актуальләштерү:

  1. “Әйтелмәгән васыять” спектакленең бер өзеген (Акъәби һәм Миңлебай карт очрашкан урын) карау.

Әңгәмә. Сез бу персонажларны таныдыгызмы? Әйе, Миңлебай картның сүзләрендә тирән мәгънә ята. “Казан астында утның өзелмәве яхшы,” — ди ул. Ни өчен шулай ди? Миңлебай картның шушы сүзләре белән автор безгә нәрсә әйтергә тели? Бүген без шушы сорауларга җавап табу нигезендә “Әйтелмәгән васыять” хикәясе буенча сочинение язарга әзерлек эшләре алып барырбыз.

III.Уку мәсьәләсен кую, чишү:

  1. Сочинениегә әзерлек. Теманы билгеләү, сайлау.
  2. План төзү.

а) кереш өлештә нәрсә турында язарсыз? (Ә.Еникинең нинди язучы булуы һәм иҗаты турында кыскача әйтеп үтү)

Укытучы: Кешеләрнең эчке кичерешләрен, хис-тойгыларын бөтен осталык белән күрсәтә алган әсәрләре байтак. Әмма кеше хисләрен бөтен барлыгы белән тасвирлау ягыннан Ә.Еники әсәрләре аерылып тора. Кеше күңеленең “аулак почмагы”нда сакланган кадерле серләрне күрү, үзәк өзәрдәй сагышны, сөенеч һәм көенечләрне тормыш вакыйгалары ярдәмендә үзенә генә хас булган язу алымы ярдәмендә күрсәтә белү — Ә.Еники иҗатының үзенчәлекле ягы. Аның әсәрләре тормышчан, ягъни халык тормышының бик әһәмиятле мәсьәләләрен күтәрү ягы белән аерыла. Аларда берсеннән-берсе матур, шул ук вакытта бер-берсенә бөтенләй охшамаган, кабатланмас вакыйгалар сурәтләнә. Ә.Еники бик гади тоелган, ләкин  бик кешелекле, тирән мәгънәле, һәр кеше өчен мөһим, кадерле, якын хәлләрне тасвирлый. Кеше күңеленең без белмәгән якларын күрсәтә, рухи гүзәллекне яктырта. Ә.Еники әсәрләре моң белән тулы. (Тәкыйтьче Мансур Вәлиевнең плакатка язылган сүзләрен уку, аңлату.)

План.

I.Кереш.

1.Ә.Еники иҗатының үзенчәлекле яклары:

а)халыкчанлыгы;

б)гадилеге;

в)моңсулыгы;

г)моңлылыгы.

II.Төп өлеш. Монда тема  тулысы белән ачылырга тиеш. Төп тема: “Учагында ут сүнмәсен…”

1.Бу сүзләр нәрсә аңлата? Әңгәмә.

Халыкның рухи байлыгы  бервакытта да саекмасын, кимемәсен, милләт үткәнен хөрмәт итсен, кеше үзенең  туган җирен, туган телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын онытмасын дигән сүз ул. Әлеге теманы Ә. Еники ничек киләчәк буынга җиткерергә тели соң? Рухи байлык нәрсәне аңлата? (Рухият кешенең эчке дәньясы, күңеле, аңы дигәнне аңлата. Мирас — 1) халыкның чорлар аша тупланып килгән иҗаты, көнкүреш әйберләре (мәсәлән, “Халык җырлары — безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле  вә кыйммәтле мирастыр” .Г.Тукай); 2)элекке һәм хәзерге буын арасындагы охшашлык, уртак сыйфат.

Менә шушы рухи хәзинәне саклап калу өчен, Ә.Еники гүзәл әсәрләр яза. Ул “Әйтелмәгән васыять”тәге  Акъәби образы аша шуларны безгә җиткерергә  тели.

  1. Акъәби образына хас сыйфатларны ачыклау.

Акъәби – иң кешелекле, иң шәфкатьле, бала җанлы ана, балаларына ихлас күңелдән тәрбия биргән, хезмәт сөючән, киң күңелле, сабыр, мәрхәмәтле кеше. Ул гомере буе хәләл кәче белән яшәгән. Балаларын илгә файдалы, укымышлы итеп үстерергә тырышкан, ире белән матур тормыш кичергәннәр. Бу – аның шатлыгы, куанычы. Ләкин аның күңеле тыныч түгел. Балаларының туган туфрактан читләшүенә Акъәбинең җаны әрни.

  1. Акъәбинең җаны нәрсәләргә сыкрый?

Олы улы рус кызына өйләнә. Әби моны милләтеннән читләшү дип саный. Оныклары белән әби үз телендә сөйләшә алмый. Алар башкортча белмиләр. Бу турыда автор сүзләрен цитата итеп кулланырга мөмкин: “…Ах, бу тел юклыгы! Карчыкның тел өйрәнер вакыты күптән үткән шул инде, әмма Суфиян, юньсез, ник балаларына, ичмасам, әбиләренә дәшә алырлык кына үзебезчә берничә дистә сүз өйрәтмәде икән?”

Монда башка шагыйрьләрнең тел турында язган шигырьләреннән өзекләр, яисә мәкальләр (“Тел-ананың теләге,тел-анасының баласына иң кадерле бүләге”, “Иң татлы тел-туган тел, анаң сөйләп торган тел”, “Туган тел-бер генә…”, “Әдәп башы-тел” һ.б.) китерергә була.

План.

 I Кереш өлеш.

 II.Төп өлеш.”Учагында ут сүнмәсен…”

          1.Акъәби-иң кешелекле,шәфкатьле ана.

          2.Халкыбызның рухи хәзинәсе саекмасын:

               а) туган теле;

               б)туган җире;

               в)буыннар бәйләнеше;

               г)гореф-гадәтләр,йолалар.

          3.Акъәбинең әйтергә теләгән васыятьләре.

III. Йомгаклау.”Әйтелмәгән васыять” хикәясенең бүгенге көндә әһәмияте, тәрбияви йогынтысы.

а) Туган җирне олылау. Акъәби гомерен Юлкотлы авылында уздыра. Аңа авылның һәр кешесе, һәр йорты, үзенең кош-корты, кәҗәсе, авылның гүзәл табигате кадерле. Менә аңа шушы иң кадерле нәрсәләре белән аерылышырга вакыт та җитә. Ул авырып китә һәм кызы Гөлбикә белән кияве аны шәһәргә алып китәләр. Аңа өйләрендә уңайлы шартлар тудыралар, тәрбиялиләр, җылы мөнәсәбәттә булалар. Бу аларның әниләренә карата кешелекле булуларын күрсәтә. Ләкин әбинең барыбер җаны тыныч түгел. Ул үзенең Юлкотлысын сагына. (Әсәрдән өзек китерелә).

Туган җир, туган як, туган ил тойгысы – кеше күңелендә бишек җыры белән бергә уянган иң җылы хисләрнең берсе. Бу тойгы кеше гомере буена үсә, көчәя, байый.

б) Акъәби балаларына васыятьләрен әйтә алмыйча китә. Балалары аның сүзләренә игътибар итмиләр, карт кешенең яшьләр өчен әйтергә теләгән иске сүзләре дип карыйлар. Әмма, бу тыйнак, тавышсыз, киң күңелле өлкән кешенең үз балаларына, бүгенге буынга васыять итеп калдырырдай мөһим фикерләре, изге уйлары бар: “Туган авылны, туган туфракны, канат чыгарган ояны ташламасыннар иде… Ике сүзнең берендә “Туган ил” дисез, ә Юлкотлы нәрсә соң?” – ди ул. Димәк, туган халкыңа, аның рухи байлыгына, гореф-гадәтләренә хөрмәт саклау мөһим. Рухи байлыкның иң кадерлесе — Туган тел. Моннан тыш, буыннан-буынга күчеп килгән ядкарьләр бар. Сандыктагы әйберләр — буыннарны тоташтырып торучы хәзинә. Шуны киләчәк буынга тапшырырга тиешле кеше — Акъәби. Балалар аны шушы бөек вазифаны үтәүдән мәхрүм итәләр. Ни рәвешле? (Җаваплар тыңлау.)

IV.Дәресне йомгаклау.

Укытучы сүзе:

Без сочинение язуга әзерлек эшләре алып бардык. Барлык әсәрләр дә  хәтердә сакланмый. Әмма кайбер күренекле әсәрләрдәге вакыйгалар гомер буена диярлек истә тора, синең рухи дөньяң белән бергә яши. “Әйтелмәгән васыять” — менә шундый әсәрләрнең берсе. Ул гади, һәркемгә аңлаешлы, һәркемнең күңел түрләренә үтеп керерлек итеп язылган.

Милләт үзенең рухи нигезен югалтып таркала. Аны ничек саклап калырга? Ә.Еники шул сорауга җавап эзли. Милләтнең рухи нигезен саклап калу — әдип иҗатындагы төп проблема.

Өй эше: “Учагында ут сүнмәс…” дигән темага сочинение язарга.

Әсәрнең сюжеты: Озын тормыш юлы үтеп зур тәҗрибә туплаган, башкорт халкының акылын-зиһенен үзенә сеңдергән, илгә күп белгечләр үстереп биргән, социаль казанышларның бөеклеген-зурлыгын күңеле белән тоючы, моның белән ихлас горурланып яшәүче бу ана, күбрәк җәмгыять тормышының нигезләрен тәшкил иткән мәсьәләләр хакында, ил булып яшәүче халык, аның туган җире, рухи байлыклары турында уйлана. Аны бигрәк тә халкыбызның төрле буыннар арасындагы күчемле  рухи бәйләнешнең йомшаруы борчый. Тагын да ачыграк һәм конкретрак әйтсәк, ул шәһәрләшкән балаларының туган авылны онытмауларын тели. Шулай ук, туган халкыңа, аның рухи байлыгына, борынгыдан сакланып калган гореф-гадәтләренә тирән мәхәббәт –хөрмәт саклау кирәклеге, һәр халык тормышында да моның изге — мөкатдәс булуы хакында әйтеп калырга тели ул. Халыкның рухи байлыгының үтә кадерлесе, гасырлардан килгәне, иң зурысы -туган тел. Акъәби оныкларының туган телне белмәүләрен авыр кичерә. Моннан тыш халыкның талантын, матурлыкка мөнәсәбәтен, яшәү рәвешен аңлаткан, ата-бабаларының төсе итеп, алар истәлегенә хөрмәт билгесе буларак буыннан-буынга күчеп, сакланып килгән ядкарьләре була. Акъәби дә шундый бик кадерле нәрсәләрен балаларына исемләп, атап биреп калдырырга тели. Әмма Акъәби үлгәч, бу әйберләрнең күбесен балалары театр гардеробына тапшыралар. Шулай итеп, ата-бабаларның истәлеге изелеп калгандай була.

Рухи байлык, әлбәттә, үткәннәр, үлгәннәргә түгел, тереләр өчен, бүгенге һәм киләчәк өчен кирәк.

Торгынлык чорында безнең әдәбият халыкның рухи байлыгы темасын, милли мәсьәләләрне читләтебрәк үтәргә тырышты, проблеманы иң дөрес, заманча хәл итү – аны кузгатмау дип санады. Ә.Еники исә моның хәерлегә булмаячагын күпләрдән алдарак сизеп алды. Акъәбинең васыять-теләкләре халык тормышын рухи төссезләндерүгә каршы юнәлгән, ул киләчәк буыннар яшәешен бай эчтәлекле, матур итеп күрергә тели.

 

Уртаклашу

Опубликовать в Facebook
Опубликовать в Google Buzz
Опубликовать в Google Plus
Опубликовать в LiveJournal
Опубликовать в Мой Мир
Опубликовать в Одноклассники
Опубликовать в Яндекс

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *