Ә.Еники “Матурлык” хикәясе

Автор: | 29.11.2018

Тема: Ә.Еники “Матурлык” хикәясе.

Максат:1) укучыларга “Матурлык” әсәрнең эчтәлеген төшендерү;

2) әсәрнең тәрбияви әһәмиятен билгеләү, анда күтәрелгән мәсьәләләрнең хәзерге вакытта да мөһим икәнлеген күрсәтү;

3) укучыларда ата-аналарга миһербанлык тәрбияләү, Бәдретдин образы, шулай ук табигать белән кеше, кеше белән кеше һәм бала белән ана мөнәсәбәтләре аша матурлыкны аңлый белергә өйрәтү;

4) матурлык хисләре тәрбияләү.

Җиһаз: дәреслек, хрестоматия, “Матурлык” хикәясе, Һ.Такташ шигырьләре, халык мәкальләре.

Дәрес  барышы:

I.Психологик уңай халәт тудыру.

 II.Актуальләштерү:

  1. Ә.Еникиның тормыш һәм иҗат юлына кыскача күзәтү ясау.

Искәрмә: Дәфтәргә кыскартып язып кую.

Ә.Еники — халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, бөтен тормышы һәм иҗаты Хакыйкать, Дөреслек, Намус үрнәге  булган чорыбызның күренекле әдибе.

Язучы иҗатын өч чорга бүлеп өйрәнү:

  1. Ә.Еникинең сугыш чоры хикәяләре. Язучы Бөек Ватан сугыәы чорында хуҗалык һәм каравыл гаскәрендә хезмәт итә. Шул елларда сугыш темасына язылган хикәяләре басылып чыга: “Бала”, “Ялгыз каз”, “Ана һәм кыз”, “Бер генә сәгатькә” һ.б. Авторның игътибар үзәгендә сугыш алып килгән кайгы-хәсрәт, авырлыклар. Аны шундый кыен шартларда кеше күңелендә туган үзгәрешләр, рухи халәт, психологик кичерешләр кызыксындыра. Фәрваз Миңнуллин язганча, сугыш темасын фәлсәфи ноктадан карап яктырта: “Яшәеш үлемне җиңәчәк, чөнки матурлык һәм мәхәббәт — мәңгелек дигән оптимистик рух белән сугара”.

Сугыш темасына соңрак та әйләнеп кайтып, “Кем җырлады?”, “Без дә солдатлар идек” һ.б. әсәрләрен язды.

  1. Әдипнең 50 нче еллар иҗаты. Сугыштан соңгы елларда Ә.Еники авыл темасына “Рәхмәт иптәшләр”, “Кояшлы иртә” кебек әсәрләрен яза. Алар киләчәккә өмет, ышаныч белән сугарылганнар. Шулай да әдипнең бу еллар иҗат үзенчәлеген билгеләрдәй әсәрләр булып “Рәшә”, “Саз чәчәге” повестьлары тора. Язучы кеше тормышын, бәхетен әхлак, кешелеклелек мәсьәләсе белән бәйләп карый. Шунда ук яшәп килгән җәмгыятьтәге шартларның кеше күңеленә, рухына зыян салуын да сәнгатьчә сурәтли.

III. Ә.Еникинең 60-80 нче еллар иҗаты. Әдип бу елларда татар әдәбиятының алтын фондына кергән, кыйммәтләре вакытлар үтү белән арта бара торган әсәрләрен яза: “Әйтелмәгән васыять”, “Матурлык”, “Туган туфрак”, “Төнге тамчылар”, “Җиз кыңгырау” һ.б. Язучы кешенең шәхесе, хезмәте, җирдәге урыны, чын һәм ялган кыйммәтләр, бүгенгебез һәм киләчәгебез турында тирән борчыла. Әлеге әсәрләрне берләштерә торган нәрсә — үзәктә әхлакый конфликт тору. Ә.Еники  милләт язмышы, буыннар арасындагы бәйләнеш, гореф-гадәтләрнең, традицияләрнең сакланышы, Туган җиргә мөнәсәбәт һ.б. гомумкешелек кыйммәтләрен проблема итеп күтәрә.

  1. Автор үз геройларын рухи яктан буш һәм бай күңелле кешеләргә аера. Рухи ярлы кешеләрне ул ничек тасвирлый?

“Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча шушы сорауга җавап эзләү. Әңгәмә.

(Символ дәрәҗәсенә күтәрелгән Акъәбигә капма-каршы буларак аның балалары, килен-кияүләре, оныклары сурәтләнә. Автор аларны тәрбиясез кешеләр итеп, кара буяулар белән бирми. Тормыш агымына бирелеп, алар туган туфракка битараф карый башлаганнар. Бу исә әниләренә мөнәсәбәтләрендә дә сизелә. Шул ук вакытта, җәмгыять каршында үзләрен яхшы атлы итеп күрсәтергә тырышалар: авырган әниләрен алып китәләр, табибларга күрсәтәләр, гел хәлен белешеп торалар. Ә инде чын асылларын билгели торган әйберләрне үтәмиләр: әниләренең соңгы васыятьләрен тыңламыйлар, өйдә үлүен теләмиләр, кәфенләп күммиләр һ.б. Акъәби үз балаларында эчкерсез якынлык хисе булмавын күреп, йөрәге әрни.)

III.Уку мәсьәләсен кую,чишү.

1.Шигъри юллар һәм мәкальләр белән танышу, мәгънәләрен ачыклау.

а) Хатын кызның бөтен матурлыгы

Бөтен күрке ана булуда.

                                     Һ.Такташ

б) Матурлыкка бай ул безнең  заман,

Адым саен бездә матурлык

Барлык батырлыкның,

Матурлыкның

Иҗат итүчесе халык бит.

                                    Һ.Такташ

в) Матурлык күлмәк белән сәдәфтә түгел,оят белән әдәптә.

                                                                                  Мәкаль.

г)Тышкы матурлык белән масайма,эчке матурлык белән масай.

                                                                                          Мәкаль.

Әйе, матурлык – бик тирән мәгънәле төшенчә ул.

  1. Ә Еникиның “Матурлык” хикәясе белән танышу. Әңгәмә.

Укытучы:

… Бала дөньяга килгәнче ана кеше аны йөрәге янында 9 ай буе йөртә, тугач, төннәр буе аңа бишек җыры көйли .

Менә бала тәпи йөреп китә, сөйләшә башлый …. Баксаң, ата белән ана күрми дә калган,  бала инде зур үскән һәм мөстәкыйль кеше булырга тырышып ята икән.

Үсә төшкән саен, бала белән ата-аналар арасында бик күп яңа мәсьәләләр килеп туа. Алар, элек-электән, буыннан-буынга күчә килгән. Һәм бик күп язучылар аларны үз иҗатларнда чагылдырырга тырышалар.

Әлеге әсәр дә нәкъ менә шушы турыда. Ә.Еники матурлык темасын ничек ача? Нинди мәсьәләләр аша күтәрә?

— Бәдретдиннең күңел матурлыгы.

— Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы.

— Гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең матурлыгы.

— Шәкертләрнең матур мөгаләмәсе.

— Табигать матурлыгы.

  1. Әсәрнең сюжет элементларын табу

(Экспозиция — 1-2 абзац; вакыйгалар үстерелеше — Бәдретдиннең кем икәнлеген ачыклау; кульминация — ананың йөзен күреп, шәкертләрнең тетрәнүе; чишелеш-куелган сорауларга җавап бирү һәм соңгы җөмлә.)

  1. Ә сез үзегез әниләрегезгә нинди мөнәсәбәттә соң? Укучыларның җавапларын тыңлау.
  2. Дәресне йомгаклау. Өй эше: Ә.Еникиның 60 нчы елларда иҗат иткән повестьлары белән танышырга.

“Матурлык” хикәясенең сюжеты:

Карап торуга бер дә алай ис китәрлек нәрсә юк. Җәйге ялга кайтышлый шәкертләр, Бәдретдиннәргә тукталып, чәй эчеп чыгалар. Ләкин шушы гади күренеш аркылы әдип никадәр тирән хисләрне сайлап, хикәяләп бирә. Матурлык дигәч тә, зиннәтле пулатлар да, чибәр туташлар да тасвирланмый монда. Киресенчә, соң чиккә җиткән ярлылык, шәкерт әнисенең рәхимсез чәчәк авыруыннан ямьсезләнеп калган йөзе сурәтләнә. Матурлык исә икенче нәрсәдә — ана белән баланың бер-берсен өзелеп яратуларында, беткәнче аңлау, кадерләү, юатуларында, ягъни гади кешенең күңелендә булып чыга. Биредә рухи күркәмлек, тышкы ямьсезлеккә контраст итеп куела.Шулай итеп, фәкыйрьлек, ямьсезлек белән җәйге табигатьнең тансык хозурлыгы, күңел матурлыгы фонында Ә .Еники хикәянең тар кысасында олы гуманистик, якты хисне зур шагыйләргә тиң художество көче белән әйтеп бирә алган. Контрастлык биредә укучының күренешләрне кабул итүен үткенәйтә, аны хикәядә сурәтләнгән кичерешләргә кушылып китәргә мәҗбүр итә.

“Матурлык” хикәясе буенча тест сораулары:

1.Әсәр:

А)бер картның авызыннан ишетелеп язылган;

Б)автор уйлап чыгарган;

В)бәләкәй чакта әнисе сөйләгән.

2.Мәдрәсәдәге иң ярлы шәкерт.

А)Гыйлемдар;    Б)Бәдретдин      В)Рәхмәй

3.Бәдретдин ничек укый?

А)бик кыен     Б)уртача       В)бик яхшы.

4.Бәдретдин:

А)сабыр холыклы     Б)начар холыклы     В)елак

5.Бу хәл кайчан булган?

А)революция алды    Б)сугыш вакыты    В)сугыштан соң.

6.Бәдретдиннәр гаиләсендә кем сукыр?

А)әнисе     Б)әтисе      В)бабасы

7.Бәдретдин нинди тормышта яши?

А)фәкыйрь     Б)бай      В)урта хәлле

8.Әсәрдә нинди кош сурәтләнә?

А)сыерчык    Б)сандугач     В)тургай

9.Автор дуслары  белән кемнәргә кунакка бара?

А)Гыйлемдарларга     Б)Бәдретдиннәргә     В)Рәхмәйләргә

10.Бәдретдиннең өе:

А)яңа      Б)ишелеп беткән      В)юк

11.Өйгә кергәч,кем белән очрашалар?

А)әнисе     Б)әтисе     В)бабасы

12.Бәдретдиннәрдә кунаклар:

А)чәй эчәләр    Б)уйныйлар   В)йоклыйлар

13.Чәй өстәле янына Бәдретдиннең әнисе үзе теләп чыгамы?

А)әйе      Б)юк

14.Бәдретдиннең әнисенең йөзен күргәч шәкертләр:

А)тетрәнеп китәләр    Б)көләләр    В)куркалар

15.Бәдретдин уйный торган корал.

А)баян    Б)скрипка    В)думбра

16.Бәдретдин әнисе өчен кыенсынамы?

А)әйе     Б)юк

17.Автор Бәдретдиннең әнисен:

А)матур ди      Б)ямьсез ди.

18.Бәдретдиннәрдән шәкертләр кайчан кайтып китәләр?

А)иртән     Б)көндез     В)кояш баеганда

19.Әсәрнең авторы?

А)Ә.Еники    Б)С.Хәким      В)А.Расих

20.Бәдретдиннәр авылга нәрсә белән кайталар? А)ат Б)машина  В)велосипед

Уртаклашу

Опубликовать в Facebook
Опубликовать в Google Buzz
Опубликовать в Google Plus
Опубликовать в LiveJournal
Опубликовать в Мой Мир
Опубликовать в Одноклассники
Опубликовать в Яндекс

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *