Ә.Еники “Рәшә” повесте

Автор: | 29.11.2018

Тема: Ә.Еники “Рәшә” повесте

Максат: 1. Ә.Еникинең “Рәшә” повесте турында белешмә бирү;

  1. Бәхетле булуның төп шарты — акыл белән күңелнең килешеп яшәү икәнлеген аңлату;
  2. Укучыларның үз фикерләрен матур итеп сөйли, дәлилли белү күнекмәләрен үстерү;
  3. Әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләрнең хәзерге вакытта да мөһим булуына игътибар итү.

Җиһазлау: дәреслек,Ә.Еники повестьлары, I том, К., 1991; Хатипов Ф.; Сверигин Р., “Рәшәле дөнья” “Мирас”, №3,1999; “Ватаным Татарстан”, 1999, 2 нче март — махсус сәхифә; Миңнуллин Р. “Татар прозасының шагыйре”, “Татарстан яшьләре”, 1999, 4 нче март; портрет, плакатлар; “Казан утлары”, №7, 1975.

Дәреснең эпиграфы:

Киләчәктән көтеп,өмет иткән бәхетең

Рәшә булып юкка чыкмасын.

Дәрес барышы:

 I.Психологик уңай халәт тудыру.

 II.Актуальләштерү:

— Укучылар, без алдагы дәресләрдә Ә.Еникинең нинди әсәрләрен өйрәндек? (“Курай”, “Бала”, “Әйтелмәгән васыять”). Ә хәзер Ф.Хатипов, Р.Сверигинның “Рәшәле дөнья” мәкаләсеннән бер өзек укып китәрбез.

“Ә.Еники маҗаралы, җитез хәрәкәтле вакыйгалар белән мавыкмый. Ул еш кына гади, гадәти, ләкин шуның белән бергә, бик килешле, тирән эчтәлекле, кешеләргә якын, кадерле хәл-әхвәлләрне ала да, шуларның хәрәкәте дәвамында кеше күңеленең моңарчы без белмәгән  якларын чигеп,нәкышьләп бирә, рухи гүзәллекне. Ул гадинең бөеклеген, мәгънәсен чагылдыра.”

— Күренекле галимнәребез Ә.Еники  иҗаты турында әнә шундый матур, җылы фикерләр әйткән. Сез әйтеп үткән әсәрләрдән чыгып нәтиҗә ясасак, бу фикерләр, чыннан да, Ә.Еники әсәрләрендә кешенең рухи кичерешләре сурәтләнүен, язучының психологизм остасы булуын күрсәтә.

Бүгенге дәрестән соң сез моңа кабат ышанырсыз.

Узган дәрестә без Ә.Еникинең “Саз чәчәге” әсәрен өйрәнгән идек. Сез ничек уйлыйсыз, кеше өчен иң әһәмиятле нәрсә — матди байлыкмы, әллә рухи байлыкмы?

Әлбәттә, бу мәсьәләгә һәркемнең үз карашы бар. Икесе дә кирәк, икесе дә әһәмиятле. Тик шулай да, матди яктан бай булып та, рухың ярлы булса, яшәүнең яме калмас иде.

Әсәрнең төп герое — абруйлы җитәкче Шакир Мостафин. Ул, мөмкинлектән файдаланып, үз кесәсен калынайтучыларның берсе. Сез бүгенге көн Шакирларын ничек күз алдына китерәсез?

Хәзерге вакытта да Шакир кебек җитәкчеләр бар. Ә ни өчен автор  бу повестьны “Саз чәчәге”  дип атый.

Сазлыкта үсүче ут чәчәкләре бик матур була, ләкин  шул ук вакытта алар бик зәһәр дә. Шакирның хатыны Наҗия дә матур, күркәм, тик мещан әти-әнисе йогынтысында үскән кыз тискәре образ итеп бирелә. Ә Шакир яшь хатыны һәм аның туганнары тәэсирендә үзенә матди байлык туплап, мещанлык сазлыгына бата. Шуны искәртер өчен, автор әсәрен “Саз чәчәге” дип атаган.

III.Уку мәсьәләсен кую,чишү:

  1. “Рәшә” повестеның сюжеты белән танышу:

Беренче варианты 1963 нче елда басыла һәм әсәр зур бәхәсләр кузгата. Марксист профессор Камил Фасеев “Литературная газета” битләрендә  бу повестьны кискен тәнкыйтьли. Ул Ә.Еникине сәүдә кешеләрен идеаллаштыруда, бозыклыкка кискен бәя бирмәүдә һәм социалистик әхлак өчен көрәшмәүдә гаепли. Р.Мостафин шул ук газета битләрендә авторны яклый. Бу әсәр чын мәгънәсендәге сәнгатьчә югары дәрәҗәдәге повесть һәм автор  реализмга тугырылыклы калып, тормышны нәкъ булганча тасвирлый.

1965 нче елда әсәрнең  икенче варианты чыга. Кайбер тәнкыйть фикерләрен искә ала, ләкин үзенең төп бәясен үзгәртми. Хәзерге көндә бу повесть заманча яңгырый һәм 90 нчы елларда  иҗат ителгән әсәр  кебек тә кабул ителә.

Төп герой — Зөфәр Сабитов. Утызның теге ягына чыккан. Җитлекккән һәм тормышта үз урынын тапкан шәхес. Ул сәүдә хезмәткәре. Җаваплы урын били. Сугышка алынмый, бронь белән кала. Повесть З.Сабитовның төш күрүе белән башлана.Ул ниндидер далага эләккән, эссе, җил дә исми, эчәсе килә, каяндыр су тавышы ишетелә, ләкин ул барып җитә алмый, рәшә күрә. Куркып уяна. Язучы аның тормышын сүтә башлый. Тормышында зур вакыйгаларның берсе — Рәшидә исемле чибәр, моңлы тавышлы артистка белән очрашу. Очрашу очраклы, ә нәтиҗә — табигый. Татар артистлары сугыш чорында авылдан-авылга йөреп концерт куялар. Ниятләре — кешеләрнең күңелен күтәрү. Авылда ир-ат юк, авырлык хатын-кыз җилкәсендә. Рәшидә җитәкләгән бригада бер авылда атсыз кала. Аларга бүген бүтән авылда концерт күрсәтергә кирәк. Артистлар аптырыйлар, туңалар, шунда Зөфәр килеп чыга, аты бар. Артистларны авылга илтә. Бер әбигә урнаштыралар һәм Зөфәр Рәшидәнең җырлавын ишетеп, чибәрлеген күреп, гашыйк була. Концерттан соң, өйдә — аш. Халык йоклагач, Зөфәр Рәшидә янына күчә. Шуннан иртә белән аерылышалар. Рәшидә китә. Ярты елдан соң, Зөфәргә шалтырата, очраша башлыйлар. Зөфәр Рәшидәне өенә алып кайтмый. Ул сугыштан соң байый. Казанның бер тыныч урамында йорт сатып ала һәм Рәшидәне чакыра. Алдан мактанасы килә. Рәшидәне яратуын сизә, өйләнәсе килүен әйтә. Ләкин Рәшидә Сабитовның кем икәнен белә, ул аның белән арасын кискен өзеп, “алтын читлек”тән чыгып кача, чөнки Сабитов — тышкы кыяфәте белән эчке дөньясына туры килмәгән шәхес — рәшә. Рәшидә моны аңлый. Язучының мәхәббәте Рәшидә ягында. Рәшидә — ярлы, хәерче артистка, рәтле квартирасы да юк, бер тапкыр уңышсыз гына кияүгә чыккан, якын кешесе дә юк, ләкин ул җитлеккән, рухи яктан матур шәхес. Ул туган халкына бирелгән. Соңыннан Сабитовны аңлап алып, араны өзәргә көч таба.

Сабитовның бөтен әйләнә-тирә мохите, туганнары, якыннары сәүдә өлкәсеннән. Дусты Хәмит — “әйттем-бетте” кушаматлы кеше. Бөтен табынганы — акча. Ул “өйләнмәм, йорт салмам, әмма кесәмдә ике сберкнижка булырга тиеш,” дигән принцип белән яши. Абыйсы Зариф та кибеттә эшли. Зөфәрнең әнисе Таибә гомерен сату-алуда уздырган. Шуңа күрә олы җанлы кешегә болар арасында урын юк. Райпо Зөфәрне зур универмаг мөдире итеп куя, чөнки эш итә белә.

“Рәшә” повесте сәүдә даирәләре тормышын, татар артисты язмышын калкытып куеп, шактый зур мәсьәләләр күтәрә. Ул: кешеләр арасындагы мөнәсәбәт, байлык, намус, әхлакый бозыклык һәм шунда ук кеше булып кала белү.

2. — Бүген без Ә.Еникинең “Рәшә” повесте турында сөйләшербез. “Рәшә”дә, “Саз чәчәге” кебек, табигать күренешеннән алынган деталь. Табигатькүренеше буларак, рәшә эссе һавада уйнаклаган шәүлә генә. Повестьның исеме үк әсәрнең финалында кемнеңдер өметләре акланмаячагын, билгесезлекне күрсәтеп тора. Игътибар итегез, язучының үз әсәренә  нинди исем сайлавы да  бик зур әһәмияткә ия.

“Рәшә” повесте беренче мәртәбә 1963 нче елда “Совет әдәбияты” журналында басылып чыга. Повестьның журнал һәм китап вариантлары арасында аерма бик зур.

“Рәшә” повесте үз вакытында байтак кына бәхәсләр һәм  каршылыклы фикерләр уяткан. Чөнки күпләр ул  чордагы совет әдәбиятында кимчелексез уңай герой теориясенә күнеккән булалар. Нәтиҗәдә, әсәрнең киң таралган схемага буйсындырылмавы гаҗәп булып тоела һәм канәгатьсезлек уята. Бу уңайдан матбугатта бәхәсләр  башлана. Мисалга К. Фасеевның “Кояшлы язны рәшә капламасын”, Р.Мостафинның “Плюсы и минусы” мәкаләләрен китерергә мөмкин.

Повестьның исеме әсәрнең төп герое Зөфәрнең характерын ачуга ярдәм итә торган төп персонажларның берсе – яшь артистка исеме белән аваздаш. Рәшә — Рәшидә. Алар арасында уртаклык бармы? Автор юкка гына  аваздаш исемнәр сайламаган. Әсәр азагында без Рәшидәнең Зөфәрне ташлап китүен күрәбез.

Әсәрдәге вакыйгалар кайсы чорда бара? (Әсәрдә Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы еллар сурәтләнә.)

Мәгълүм булганча, повестьның төп герое – Зөфәр Сабитов. Аның кем булуын без автор бәяләмәсеннән һәм персонажларның аңа мөнәсәбәтеннән беләбез. Сез өйдә укып һәм төп геройга хас булган сыйфатларны табып, шулай ук башка персонажларның аңа мөнәсәбәте сурәтләнгән урыннарны билгеләп килергә тиеш идегез. Шулар нигезендә хәзер бергәләп тактага һәм дәфтәргә таблица төзибез. Аны “Зөфәргә хас сыйфатлар” дип атыйбыз.

Төп геройга хас сыйфатлар Әсәрдән мисаллар
Файда китерерлек эшне генә башкаручы. “Ә җылы сүзе, якты чырае үзенә булсын. Зөфәр алар өчен чыкмый. Эшенә күрә әҗере бар икән, аңа шул җиткән. Һәркемнең үз исәбе-дөньясы шул…289 б.
Ул — реалист. “…Аныңча, баш исән булу гына чын бәхет түгел әле. Исән калган баш ничек яшәр-менә хикмәт нәрсәдә. Ә ул моның серен белә инде. Бәхет — үзең теләгәнчә яшәү, бәхет – матди һәм бәйсезлек ул… 291 б.
Заманга ярашучан, уяу. “…Яшәр өчен, тормышны үзең теләгәнчәрәк кору өчен, һичшиксез, агым уңаена агарга, заманга аркылы килүдән сакланырга кирәк, һәрвакыт уяу, тыйнак, мыштым булырга кирәк…” 404 б.
Ул бик сизгер. “Зөфәр, көн яктысын күрми торган ярканат кебек сукыр булса да, төлкедәй сизгер иде…” 404 б.
Алдан күрүчән. “…Эшен бик шома йөртте, куркынычны алдан күрә белде. Хәвеф-хәтәрләрдән тайпылып кала алды…” 404 б.

 

Таблица төзеп,без Зөфәрнең нинди кеше булуын билгеләргә тырыштык. Сез аның кимчелекләрен күрдегезме?

Автор Зөфәрне күркәм кыяфәтле итеп тасвирлый, физик яктан да ул сау-сәламәт, акыллы, сабыр, кеше белән уртак тел таба белә, үз эшенең остасы. Язучы турыдан-туры аның бер кимчелеген дә күрсәтми.

Чыннан да, Зөфәр – бик матур тасвирланган. Ә шулай да әсәрдәге башка персонажларның Зөфәргә мөнәсәбәтләре төрле. Берәүләр аны ярата, аңа соклана, икенчеләре аның башкаларга күренми торган ниндидер кырын эшләре булуы сизенәләр, тик моны кычкырып әйтмиләр. Бары тик кадрлар бүлеге мөдире майор Симаков кына аны турыдан-туры “Тыл күсесе! Халуй!, дип атый. Симаков бер кулын  сугыш кырында өздергән. Бу нәрсәгә ишарә булыр икән?

Бу бик урынлы кулланылган деталь: ул Зөфәр кебек елгыр кешеләрне сыңар кул белән генә тотып, аның кемлеген ачып булмый, дигәнне аңлата.

Төп геройны өйрәнгәндә, без аның эшенә, гаиләсенә, мәхәббәткә карашын да билгеләп үтәргә тиешбез. Зөфәр үз һөнәрен яратамы? (Ул-сәүдә хезмәткәре, үз һөнәренең яхшы белгече.)

Эш урыны аңа шәхси мәнфәгатьләрен кайгыртырга мөмкинлек бирәме? (Әгәр әҗере тиярлек булмаса, ул бер эшне дә башкармый. Авыр сугыш елларында ккешеләр зур матди мохтаҗлык кичерәләр, ә Зөфәр, сугыш тәмамлануга, 325000 сумга йорт сатып ала.

Йорт сатып алуның төп максаты нәрсә дип уйлыйсыз? (1.Ул булган акчасын малга әйләндерергә тели, тик бу төп максат түгел. 2.Йорт салу белән, ул зур хыялын тормышка ашыра: хуҗалыгын биек койма белән әйләндереп алып, үз сүзләре белән әйткәндә, “удельный князь” булып гомер итә башлый.)

Бу вакыйга белән бәйле рәвештә аның туганнарына булган мөнәсәбәте ачыклана төшә. Сез бу турыда ниләр әйтә аласыз? (Йортны әнисе исеменә яздыра һәм шул ук вакытта аны васыять язарга мәҗбүр итә. Таибә абыстай үлгәч, йорт Зөфәргә калырга тиеш була. Нинди зур байлыкка  ия булып та, Зөфәр аны абыйсы Зариф белән дә, сеңлесе Хөршидә белән дә бүлешергә теләми. Димәк,ул саран.)

Зөфәрнең мәхәббәткә булган карашын Рәшидә һәм Гамбәргә булган мөнәсәбәтеннән күрәбез. Автор ни өчен Зөфәрне сәнгать кешесе, гаҗәеп нечкә күңелле Рәшидә һәм сәүдәгәр әтисенең  сүзеннән чыкмыйча яшәүче Гамбәр белән очраштыра.? (Зөфәр Рәшидәне ярата, тик аңа өйләнми. Моннан чыгып, без Зөфәрнең тормышы гына түгел, мәхәббәте дә исәп-хисапка корылуын күрәбез.)

Әгәр Зөфәр Рәшидәгә өйләнсә, Рәшидә аның тормышка карашын үзгәртә алыр идеме? (Әгәр алар өйләнешкән булсалар, Рәшидә, бәлки, чыннан да аңа дөньяда әле байлыктан әһәмиятлерәк  нәрсәләр дә барлыгын аңлата алыр иде.)

Әсәр Зөфәр Сабитовның 9 нчы Май таңында күргән серле төшен тасвирлаудан башлана. Коры дала буйлап баручы, эсседән тәмам әлсерәгән, сусаган Зөфәр алдында җем-җем уйнаклап яткан түгәрәк күл күренә. Инде күлгә килеп җиттем  дигәндә генә, төш өзелә. Уянгач, Зөфәр төшен нәрсәгә юрарга да белми. Зөфәрнең бу төшен сурәтләп, автор ни әйтергә теләгән? (Автор безгә повестьның эчтәлеген алдан хәбәр итеп куя кебек.)

Әсәр ахырында без Зөфәрнең зур байлык туплавын, дәрәҗәле урында эшләвен күрәбез, аның гаиләсендә дә бернинди проблема юк. Сезнеңчә ул бәхетлеме? (Үзен “бәхетлемен” дип ышандырырга тырышса да, Зөфәр бәхетле түгел. Чөнки Рәшидә ташлап киткәч, ул бөтен тынычлыгын җуя.)

Димәк,тормышта матди байлык беренче урында тормый икән. Үз көчең белән эшләп тапкан байлыкны  якын туганнарың, яраткан кешеләрең белән бүлешеп яшәгәндә генә аның рәхәтен күрергә, кылган гамәлләрең башкаларны рәнҗетмәслек булганда гына тынычлыкка ирешергә, йөрәгең белән акылың килешеп эшләгәндә генә үзеңне бәхетле итеп хис итәргә була.

Дәресне йомгаклау.Өй эше: “Бүгенге көн Зөфәрләре” дигән темага әңгәмәгә әзерләнеп килергә.

Тест:

1.Ә.Еникинең “Рәшә” әсәре ничәнче елда языла?

А)1962     Б)1963     В)1970

2.Зөфәр кайчан гаҗәеп бер төш күрә?

А)9нчы Май таңында    Б)1 нче Майда     В)22нче июль

3.Зөфәрнең әнисе.

А)Сәкинә абыстай      Б)Таибә абыстай      В)Рәшидә абыстай.

4.Урамга чыккач,Зөфәрне беренче булып җиңү белән котлаучы.

А)сеңлесе Хөршид     Б)җиңгәсе Сәкинә     В)Рәшидә.

5.Рәшидә белән Зөфәр кайчан таныша?

А)1941     Б)1942      В)1943

6.Зөфәр командировкага кайсы авылга бара?

А)Каенсаз      Б)Турай      В)Торыш

7.Вокзал эчендә ул ничә кеше күрә?

А)3 ир-ат,1 хатын-кыз     Б)3 хатын-кыз,1 ир-ат      В)3 хатын-кыз

8.Әсәр нәрсә турында?

А)уңай һәм тискәре геройлар конфликты   Б)сугыш    В)кешенең эчке дөньясы

9.Әсәрнең төп герое

А)Зөфәр Сабитов     Б)Шакир Мостафин     В)Зариф Хафизов

10.Ни өчен ул сугышка бармый?

А)өйләнгән     Б)үләсе килми      В)авыру

11.Зөфәр кем булып эшли?

А)хәрби заводның тәэминат бүлегендә     Б)укытучы    В)шофер

12.Тормыш юлында ул кемне очрата?

А)Гөлчирә    Б)Мөршидә      В)Рәшидә

13.Рәшидә кем булып эшли?

А)сатучы    Б)артистка     В)укытучы

14.Ә.Еники  Зөфәрне ничек итеп тасвирлый?

А)надан   Б)ялкау     В)көчле ихтыярлы

15.Зөфәр бәхетенә ничек ирешә?

А)күп тырышып      Б)ирешми      В)бик җиңел

16.Зөфәр киләчәк тормышын ничек итеп күрергә тели?

А)элеккечә      Б)бәйсез,иркен,мул      В)якты

17.Әсәр ничек тәмамлана?

А)аерылышу    Б)Зөфәрнең үлүе    В)бәхетле,тыныч гаилә барлыкка килә

18.Зөфәрнең дусты кем?

А)Хәмит     Б)Зариф       В)Гаисә

19.Зөфәр сатып алган өен кем исеменә яздыра?

А)Зариф      Б)Хөршид     В)Таибә абыстай

20.Зөфәр бәхетне ничек күз алдына китерә?

А)үзең теләгәнчә яшәү    Б)матди һәм рухи бәйсезлек     В)үз мәхәббәтеңне табу.

Уртаклашу

Опубликовать в Facebook
Опубликовать в Google Buzz
Опубликовать в Google Plus
Опубликовать в LiveJournal
Опубликовать в Мой Мир
Опубликовать в Одноклассники
Опубликовать в Яндекс

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *