Ә.Еники “Саз чәчәге” повесте

Автор: | 29.11.2018

Тема: Ә.Еники “Саз чәчәге” повесте.

Максат:

1. Чорыбызның күренекле әдибе,халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, бөтен тормышы һәм иҗаты хакыйкать, дөреслек, намус үрнәге булган әдипнең иҗаты белән танышуны дәвам итү;

2. Җәмгыятьтәге шартларның кеше күңеленә, рухына ничек зыян салуы турында сөйләшү;

3. Тышкы һәм эчке матурлык турында фикер алышу.

Җиһаз: дәреслек; “Саз чәчәге” повесте.

Дәреснең эпиграфы: “Халык күңеленә юл салу ансат эш түгел:язучыдан саф вөҗдан,чын  гаделлек, искиткеч зур тырышлык һәм батырлык сорый ул.”    Ә.Еники.

 

Дәрес барышы:

I. Психологик уңай халәт тудыру.

II. Актуальләштерү:

  1. Алдагы дәрестә өйрәнелгән “Матурлык” хикәясенең сюжетын искә төшерү, идеясен ачыклау.
  2. 60 нчы елларда язган әсәрләрен барлау, кайсылары белән таныш булулары белән кызыксыну.

(Алдагы дәресләрдә бу сорауларга җавап бирелде).

III. Уку мәсьәләсен кую, чишү:

  1. Ә. Еникинең “Саз чәчәге” повесте белән танышу.

Искәрмә: Образларга бәяләмәне дәфтәргә язып бару.

Сюжеты:

Монда сүз табигатьнең гаҗәеп бер бизәге — җете төстәге чәчәкләр турында бара. Әсәрнең баш герое, райком секретаре Шакир Мостафин беренче күрү белән, аларның нәрсә икәнен шәйләмичә, тик якты төсләренә генә алданып, сокланып куя, “нинди матур, тере чәчәкләр!” ди. Инде зәһәрлекләрен белгәч, урынсыз мактаганы өчен уңайсызлана. Чөнки алар Мостафинның үзенең гыйбрәтле хәлен аңлаталар, тормышында икенче бер саз чәчәгенә кызыгып алдануын әнә шундый җете төстә, куе сыйфатлары белән күрсәтәләр.

Майпәрвәз — ул “байлыкның да читен генә булса да күреп калган, азмы-күпме рәхәт тормышны да татыган, үксезлекнең ачы күз яшен дә эчкән, кеше ипиенең  никадәр әче булуын да белгән. “Ул яшьтән үк  зирәк, үткен, акыллы булган. Шуның аркасында заманалар болгавыр мәлдә Идият исемле милиционерга кияүгә чыгып, аның киң аркасына ышыкланган, инде моның файдасы беткәч, иренә каешын салырга, фуражкасын ыргытырга һәм тире, йомырка җыючы агент булып китәргә кушкан. Зирәклеге янына уңганлыгы, аш-су пешерүдәге осталыгы да кушыла. Үзе кияүгә яратып чыкмаган кебек, ул кызына да турылыклы мәхәббәт турында сөйләми, бәлки мәкерле булырга өйрәтә. Аның үзенең исеме дә шуны әйтеп тора. Аның яшәү фәлсәфәсе Наҗия белән Шакир Мостафинга да йога.

Наҗия — төскә-биткә шәһәрчә нәфис кыз, ул үзен бик сөйкемле итеп тота белә. Ләкин сөйкемлелеге өстенә, аның кире сыйфатлары да бар. Ул хезмәткә һәм хезмәт кешесенә түбәнсетеп карый. Наҗия бәхетне ирдән көтә; тормыш кору мәхәббәткә нигезләнергә тиеш дип карый. Ләкин әнисенең “үгет-нәсихәтләре” кыз күңеленнән эзсез генә үтеп китми.

Әсәр тышкы чибәрлек, нәфислек астына яшерелгән эчке ямьсезлекне күрә белергә өйрәтә. Мостафин әнә шул “сазлык белән очраша”. Ул шушы кешеләр белән үзе дә шундыйга әйләнә. Ә.Еники райком секретарен уңай яктан күрсәтми, бәлки моңарчы булган  уңай сыйфатларны югалта бару вакытында чагылдыра. Әсәр мәхәббәт турында, сөешү-мәхәббәт хисләрен, вакыйгаларны, характерларны, геройларның дөньяга карашын, хәтта мөнәсәбәтләрен ачыкларга ярдәм итә.

2. Җәмгыятьтәге шартларның кеше күңеленә, рухына ничек зыян салуы турында сөйләшү. (50 нче елларда барган вакыйгалар мисалында кайсы чор өчен дә бик мөһим булган, гомуми яшәү рәвешендә, кешенең рухи хәленә кагылган мәсьәлә күтәрелә. Бүгенге көндә ул хәтта үткенрәк тә булып, һәркемнең хәленә кагыла торган мәсьәләгә әйләнде. Җәмгыятьнең хәле, беренче чиратта, аның белән кемнәр, ничек идарә итүгә бәйле. Әгәр җитәкчеләр үз өсләренә алган бурычны үтәргә сәләтсез булып чыксалар яки, аннан да яманрагы, аңлы рәвештә үз урыннары, дәрәҗәләре биргән мөмкинлекләрдән явызларча файдалансалар, җәмгыятьнең үсешендә, иҗтимагый тормышта фаҗигалар башлана. Җәмгыять тормышындагы шушы катлаулы процессның бер чагылышын без Мостафин язмышы мисалында күрәбез. Дөрес, ул — явыз җинаятьче булудан бигрәк, шул җинаятьчел фәлфәсәнең, психологиянең корбаны. Әмма фикерне дәвам иттерсәк, бүгенге көнгә килеп җиткән бәйләнешләрне җинел табып була. Алай гына да түгел, Ә. Еники 50 нче елларда күтәргән бу мәсьәләне 80 нче елларда башка язучылар тагын да кискенрәк итеп куйдылар: Ринат Мөхәммәдиев “Кенәри – читлек кошы”, Аяз Гыйләҗев “Балта кем кулында?” дигән әсәрләрен яздылар.Аларда инде нәкъ безнең заман, бүгенге җәмгыятькә ясалган яралар, фаҗигаләр тасвирлана.)

3. Әсәрдәге образларга бәяләмә бирү. (Әсәрнең сюжетында бирелде).

4. Әсәрдә кеше табигате, аның характеры, психологиясе ничек куелган? (Ә.Еники һәр әсәрендә үзәккә бер язмышны куеп анализлый. Без дә ул язмышларны, характерларны үзара чагыштырабыз, үзебез өчен дә гыйбрәтләр алып уйланабыз. Мостафин, мәсәлән, акылы белән аңлап, күңеле белән тойса да, йомшак характерлы булуы аркасында шундый хәлдә калды, каршылыклы хәлдән чыга алмады. Чәчәктәй нәфис Наҗиясе белән ул кешеләр алдында горур һәм бәхетле булыр кебек иде, әмма шул ук вакытта берни белми, белергә дә теләми, берни уйламый торган җилбәзәк хатын белән адәм көлкесенә калу, тирән бәхетсезлеккә төшү ихтималын да сизеп яшәде. Таудан түбән тәгәрәү җиңелрәк, аның өчен тырышлык кирәкми, үз хәлең белән килешү, ризалашу җитә. Ләкин ул килешү — чигенү, үз көчсезлегеңне тану дигән сүз. Мостафин, хәтта борчылу чиген дә үтеп, битараф рәвештә, йокымсырап яши башлый. Бу дәрәҗәгә төшкән кеше кемдә дә теләктәшлек уятмый инде. Без моннан гыйбрәтләр генә алабыз.)

5. Әсәрнең фаҗигасе нәрсәдә? Йомгак ясау. (Әсәрдә тасвирланган гыйбрәтле язмыш турында уйланып, нәтиҗәләр ясыйбыз. Тормышта һәркемнең үзе сайлап алган, теләгән һәм омтылган максатлары, яшәү биеклеге була. Биеклек дигәндә дәрәҗәле урын гына күздә тотылмый, әлбәттә. Мостафин, әнә гап-гади колхозчылар каршында басып торганда, үзен гаепле итеп сизә икән (һәм ул, чынлап та, гаепле), бу инде кеше җанының ваклануы, рухи түбәнлек, җимерелү дигән сүз. Элек Мостафин сәләтле, намуслы җитәкче иде, башкалар язмышын кайгыртырлык, зур эшләргә акылы-тәҗрибәсе җитәрлек кеше иде. Ул үзе аңлап, күрә торып шул биеклекне югалтты, тауның ишелүе дигәндә Ә.Еники, мөгаен, шуны күздә тота.)

IV. Дәресне йомгаклау. Өй эше: Эчке һәм тышкы матурлык турында әңгәмәгә әзерләнеп килергә.

Тест:

1.Мостафин кемнәрнең бердәнбер кызларына өйләнә?

А)Андрей Петрович    Б)Идият Байгузин     В)Иван  Шубин

2.Мостафинның беренче хатынының исеме.

А)Наҗия   Б)Гөлсем     В)Мәрьям

3.Мостафинга ничә яшь

А)38    Б)35    В)32

4.Идият абзыйның хатынының исеме.

А)Саҗидә    Б)Зәйтүнә     В)Майпәрвәз

5.Башта райкомның беренче секретаре    кем була?

А)Андрей Андреев     Б)Идият Байгузин    В)Шакир Мостафин

6.Мостафин нишләргә ярата?

А)утырырга    Б)йөрергә     В)сөйләшергә

7 Мәрьямен югалтканнан соң,Мостафинның күңеленә беренче нинди уй килә?

А”Әллә өйләнергәме”    Б)”Әллә йортка керергәме”    В)”Әллә ялгыз яшәргәме”

8.Район саклык кассасында эшләүче кызның исеме.

А)Гөлнәзирә      Б)Наҗия      В)Илсөяр

9.Районара йомырка базасының директоры,партия члены, Камышлыда  күптәннән үз йорты белән торучы кеше кем?

А)Мостафин      Б)Андрей Петрович      В)Идият Байгузин 

10.Сүз кайтарганда нечкә кашларын уйнатып куя,ал чәчәктәй иреннәре елмая башлаганда энҗе тешләре елтырап китә.Кем ул?

А)Илсөяр     Б)Наҗия    В)Гөлсем

11.Наҗиягә ничә яшь?

А)25      Б)20     В)18

12.Майпәрвәз ханымның еш кына яратып әйтә торган сүзе.

А)Ирне көлдергән дә хатын,бөлдергән дә хатын.

Б)Ир баш,хатын муен.         

В) Иргә ышанма, Иделгә таянма.

13.Майпәрвәз ханымның хыялы.

А)өй салу     Б)кызын зурлап кияүгә бирү    В)баю

14.Мостафинның әбиләренә атнага бер килгән көне

А)якшәмбе    Б)җомга     В)шимбә

15.Мостафин өйләнгәч,кем өендә куна?

А)үз өендә     Б)әбисе өендә   В)туганнарының өендә

16.Әбисенең ләүкәгә куйган себеркесе нинди була?

А)әрем кыстырып бәйләнгән   Б)мәтрүшкәле   В)кычытканлы

17.Кияүне мунчадан кайкач,нинди гөл янына утырталар?

А)яран гөл    Б)фикус    В)кактус

18.Пөхтәлеге өчен Мостафин ,эченнән генә ,әбисен мактап ала.Нәрсә дип мактый?

А)өйрәтә белгән кызын    Б)бигрәк чиста     В)булдырасың

19.Мостафин тормышның читен борылышларын ничек кичерә?

А)уйлап та бирми     Б)авыр      В)аның андый борылышлар белән очрашканы юк.

20. Ш.Мостафинның эш урыны.

А)  райком     Б)мәктәп     В)магазин

Уртаклашу

Опубликовать в Facebook
Опубликовать в Google Buzz
Опубликовать в Google Plus
Опубликовать в LiveJournal
Опубликовать в Мой Мир
Опубликовать в Одноклассники
Опубликовать в Яндекс

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *