Татарстан китап нәшрияты аудиокитаплар җитештерә башлады

Автор: | 04.12.2018

Татарстан китап нәшрияты гаять зур әдәби проектка — аудиокитаплар җитештерүгә тотынды! Бүгеннән башлап, безнең сайтта мәшһүр татар әдипләренең, бүгенге иң популяр язучыларның, шагыйрьләрнең әсәрләрен укып кына түгел, тыңлап та булачак. Моның өчен сезгә www.tatkniga.ru сайтының «Аудиокитаплар» бүлегенә керергә кирәк. Тыңлау бушлай һәм теләгән һәркемнең файлны үзенә күчереп алу мөмкинлеге бар. Машинада, өйдә, һәркайда рәхәтләнеп тыңлагыз!

Әлеге проектны тормышка ашыру Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәмендә башкарыла. Бүген студиядә эш кайный, әзер булган әсәрләр сайтка эленә бара. Габдулла Тукайның тылсымлы әкиятләрен, Фатих Әмирхан, Дәрдмәнд, Мәҗит Гафуриның кабатланмас әдәби үрнәкләрен монтажлау төгәлләнде.

Китапларны Камал һәм Тинчурин театры артистлары, телевидение һәм радио дикторлары укый. Мәсәлән, татар халык әкиятләрен Хәлим Җәләй, Луара Шакирҗанова, Дания Нурлы, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Идел Кыямов, ә Фатих Әмирхан әсәрләрен Фәнис Җиһанша белән Зөлфия Шәмсуарова уку күздә тотыла.

Чыганак: tatkniga.ru

Уртаклашу

Опубликовать в Facebook
Опубликовать в Google Buzz
Опубликовать в Google Plus
Опубликовать в LiveJournal
Опубликовать в Мой Мир
Опубликовать в Одноклассники
Опубликовать в Яндекс

Татарстан китап нәшрияты аудиокитаплар җитештерә башлады: 1 комментарий

  1. Эльмира

    Яңалыклар белән бергә баруыгыз һәм безгә тәкъдим итеп торуыгыз ошый. Уңышлар телим!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *