Архив автора: Gulnaz

Әйдә! Online

Укучыларым, олимпиадага әзерлек этабында сезне бүген тагын бер кызыклы ресурс белән таныштырасым килә. Ул — «Азатлык» радиосының «Әйдә! Online» бүлеге. Татар телен өйрәнү, тел байлыгын арттыру өчен әлеге ресурска бик кызыклы аудио һәм визуаль материаллар күп куелган. Керегез, өйрәнегез! https://www.azatliq.org/eyde

«Татар солдаты»

Айдар Хәлимнең Рейхстаг гөмбәзенә беренчеләрдән булып Җиңү байрагын кадаган Гази Заһитовның тормышына һәм сугышчан юлына багышлап иҗат иткән «Татар солдаты» тарихи-документаль романы дөнья күрде. Әлеге китап Александр Невский исемендәге Бөтенроссия тарихи-әдәби премия дипломанты исеменә лаек булып, махсус диплом белән бүләкләнде.

Татарстан китап нәшрияты аудиокитаплар җитештерә башлады

Татарстан китап нәшрияты гаять зур әдәби проектка — аудиокитаплар җитештерүгә тотынды! Бүгеннән башлап, безнең сайтта мәшһүр татар әдипләренең, бүгенге иң популяр язучыларның, шагыйрьләрнең әсәрләрен укып кына түгел, тыңлап та булачак. Моның өчен сезгә www.tatkniga.ru сайтының «Аудиокитаплар» бүлегенә керергә кирәк. Тыңлау бушлай һәм теләгән һәркемнең файлны үзенә күчереп алу мөмкинлеге бар. Машинада, өйдә, һәркайда рәхәтләнеп тыңлагыз!… Читать далее »

Заман тәрбиячесе нинди булырга тиеш?

Сигез-тугыз яшьләр чамасындагы кызчык, алдына энесе белән сеңлесен утырткан да, дөньясын онытып “укытучылы” уйный. Беренче сыйныфта тоткан портфеленнән үзе ясаган журнал, берничә китап алып, “укучыларына” белем бирә, укырга, язарга өйрәтә. Күрәсең, кызның бу шөгылен әнисе дә хуплый: шифоньер ишегеннән язу тактасы ясарга рөхсәт биргән. Мөслим 2 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып… Читать далее »