Архив рубрики: Мин-сыйныф җитәкчесе

Әйдә! Online

Укучыларым, олимпиадага әзерлек этабында сезне бүген тагын бер кызыклы ресурс белән таныштырасым килә. Ул — «Азатлык» радиосының «Әйдә! Online» бүлеге. Татар телен өйрәнү, тел байлыгын арттыру өчен әлеге ресурска бик кызыклы аудио һәм визуаль материаллар күп куелган. Керегез, өйрәнегез! https://www.azatliq.org/eyde

БДИны ничек тапшырырга?

Әти-әниләр һәм укучыларга файдалы киңәшләр. Ата-аналарның БДИга уңай мөнәсәбәте имтиханнар чорының балалар кәефенә, нерв системасына зыян китермәскә ярдәм итәчәк. Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен бүген кызу «урак өсте» башланды. БДИның төп этабы 29 майда старт алды һәм ул 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Республикада 15 меңгә якын егет һәм кыз имтихан тапшырачак. Чагыштыру өчен: узган елда… Читать далее »

Әхлак һәм яшәеш

Мәктәптә үткәрелә торган тәрбия сәгатьләре укыту-тәрбия эшен оештыруда мөһим роль уйный.Ул белем һәм тәрбия бирүдә бердәм процесс буларак, дәресләрнең дәвамы итеп бәяләнә. Әмма, дәресләрдән аермалы буларак, тәрбия сәгатьләрен оештыруда түбәндәге юнәлешләр күз алдында тотыла: -укучыларда фәнгә карата кызыксыну, белемгә омтылыш тәрбияләү; -фән буенча алган белемнәрне тирәнәйтү һәм дөньяга караш формалаштыру; -алган белемнәргә нигезләнеп, укучыларның иҗади… Читать далее »

Балалар тәрбияләүдә әтиләр дәрәҗәсенең әһәмияте

Яшь буынны тәрбияләүдә әтиләр авторитеты гаять зур роль уйный. “Мәктәп күпме генә тәрбияләргә тырышмасын, яхшы атадан башка, тәрбия барыбер тулы була алмый,”- дигән рус язучысы, тарихчы Н.М.Карамзин. Әлбәттә, сүз күркәм әхлакый сыйфатларга ия булган авторитетлы әтиләр турында бара. Шуңа күрә авторитет, беренче чиратта, балага һәрьяклап уңай шәхси үрнәк күрсәтүгә, аны ихтирам итүгә, сүзенә, эш-гамәленә һәм… Читать далее »

Балаларны аерым ярату турында

Дөньяда башка берни белән дә чагыштырып булмый торган бер ярату бар. Аңа тиңдәш мәхәббәт юк. Әйе, балага мәхәббәт бу. Аларны үзеңнән дә артык яратырга ярамый дисәләр дә, бигрәк тә ана йөрәге бу очракта бернинди канунга, бернинди чикләүгә дә буйсынмый шул. Карыныңда яралганнан бирле, йөрәгеңнең үзәгенә кереп утырган бала ул инде синең бөтен барлыгыңа әйләнә. Яшәешеңә,… Читать далее »