Архив рубрики: Укучыларыма киңәш сандыгы

Әйдә! Online

Укучыларым, олимпиадага әзерлек этабында сезне бүген тагын бер кызыклы ресурс белән таныштырасым килә. Ул — «Азатлык» радиосының «Әйдә! Online» бүлеге. Татар телен өйрәнү, тел байлыгын арттыру өчен әлеге ресурска бик кызыклы аудио һәм визуаль материаллар күп куелган. Керегез, өйрәнегез! https://www.azatliq.org/eyde

БДИны ничек тапшырырга?

Әти-әниләр һәм укучыларга файдалы киңәшләр. Ата-аналарның БДИга уңай мөнәсәбәте имтиханнар чорының балалар кәефенә, нерв системасына зыян китермәскә ярдәм итәчәк. Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен бүген кызу «урак өсте» башланды. БДИның төп этабы 29 майда старт алды һәм ул 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Республикада 15 меңгә якын егет һәм кыз имтихан тапшырачак. Чагыштыру өчен: узган елда… Читать далее »