Архив рубрики: Мин — укытучы

Әйдә! Online

Укучыларым, олимпиадага әзерлек этабында сезне бүген тагын бер кызыклы ресурс белән таныштырасым килә. Ул — «Азатлык» радиосының «Әйдә! Online» бүлеге. Татар телен өйрәнү, тел байлыгын арттыру өчен әлеге ресурска бик кызыклы аудио һәм визуаль материаллар күп куелган. Керегез, өйрәнегез! https://www.azatliq.org/eyde

«Татар солдаты»

Айдар Хәлимнең Рейхстаг гөмбәзенә беренчеләрдән булып Җиңү байрагын кадаган Гази Заһитовның тормышына һәм сугышчан юлына багышлап иҗат иткән «Татар солдаты» тарихи-документаль романы дөнья күрде. Әлеге китап Александр Невский исемендәге Бөтенроссия тарихи-әдәби премия дипломанты исеменә лаек булып, махсус диплом белән бүләкләнде.

Татарстан китап нәшрияты аудиокитаплар җитештерә башлады

Татарстан китап нәшрияты гаять зур әдәби проектка — аудиокитаплар җитештерүгә тотынды! Бүгеннән башлап, безнең сайтта мәшһүр татар әдипләренең, бүгенге иң популяр язучыларның, шагыйрьләрнең әсәрләрен укып кына түгел, тыңлап та булачак. Моның өчен сезгә www.tatkniga.ru сайтының «Аудиокитаплар» бүлегенә керергә кирәк. Тыңлау бушлай һәм теләгән һәркемнең файлны үзенә күчереп алу мөмкинлеге бар. Машинада, өйдә, һәркайда рәхәтләнеп тыңлагыз!… Читать далее »

60-80 нче еллар әдәбияты (11 нче класслар өчен дәрес конспектлары)

Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланып тәкъдим ителгән 11 нче сыйныф өчен “Әдәбият” дәреслегенә һәм “Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары”на нигезләнеп язылган дәрес эшкәртмәләре тәкъдим ителә. Бүгенге көндә әдәбиятны өйрәнү — гаять күпьяклы, катлаулы һәм җитди мәсьәләләрнең берсе. Әдәби әсәрләрне өйрәнү укучыларга тормышны тулырак аңларга, кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап табарга ярдәм итә. Аларны… Читать далее »

Ә.Еники “Рәшә” повесте

Тема: Ә.Еники “Рәшә” повесте Максат: 1. Ә.Еникинең “Рәшә” повесте турында белешмә бирү; Бәхетле булуның төп шарты — акыл белән күңелнең килешеп яшәү икәнлеген аңлату; Укучыларның үз фикерләрен матур итеп сөйли, дәлилли белү күнекмәләрен үстерү; Әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләрнең хәзерге вакытта да мөһим булуына игътибар итү. Җиһазлау: дәреслек,Ә.Еники повестьлары, I том, К., 1991; Хатипов Ф.; Сверигин Р.,… Читать далее »