Архив рубрики: Укучылар, сезгә!

Әйдә! Online

Укучыларым, олимпиадага әзерлек этабында сезне бүген тагын бер кызыклы ресурс белән таныштырасым килә. Ул — «Азатлык» радиосының «Әйдә! Online» бүлеге. Татар телен өйрәнү, тел байлыгын арттыру өчен әлеге ресурска бик кызыклы аудио һәм визуаль материаллар күп куелган. Керегез, өйрәнегез! https://www.azatliq.org/eyde

«Татар солдаты»

Айдар Хәлимнең Рейхстаг гөмбәзенә беренчеләрдән булып Җиңү байрагын кадаган Гази Заһитовның тормышына һәм сугышчан юлына багышлап иҗат иткән «Татар солдаты» тарихи-документаль романы дөнья күрде. Әлеге китап Александр Невский исемендәге Бөтенроссия тарихи-әдәби премия дипломанты исеменә лаек булып, махсус диплом белән бүләкләнде.

Татарстан китап нәшрияты аудиокитаплар җитештерә башлады

Татарстан китап нәшрияты гаять зур әдәби проектка — аудиокитаплар җитештерүгә тотынды! Бүгеннән башлап, безнең сайтта мәшһүр татар әдипләренең, бүгенге иң популяр язучыларның, шагыйрьләрнең әсәрләрен укып кына түгел, тыңлап та булачак. Моның өчен сезгә www.tatkniga.ru сайтының «Аудиокитаплар» бүлегенә керергә кирәк. Тыңлау бушлай һәм теләгән һәркемнең файлны үзенә күчереп алу мөмкинлеге бар. Машинада, өйдә, һәркайда рәхәтләнеп тыңлагыз!… Читать далее »

Д.Салихов «Чукрак»

Әлеге китапта Данил Салиховның «Чукрак» дигән романы һәм юмористик хикәяләре туплап бирелгән. Автор үз романында тоталитар режим шартларында гомер кичергән авыл кешеләренең фаҗигале дә, гыйбрәтле дә язмышын тасвирлый.

Кыска изложение язу

Кыска изложение язу — ул эчтәлекне сөйләп чыгу түгел, ул тыңланган текст нигезендә яңасын төзү. Укучының изложениесе формасы белән кечкенә, ләкин бай эчтәлекле , беренче тексттагы информация кыска һәм гомумиләштереп бирелергә тиеш. Кыскарту вакытында укучы истә тотарга тиеш нәрсә: автор фикере сакланамы, логик бәйләнеш бармы? Кыска изложение язу өчен эшне нидән башларга? Беренче әзерлек этабы: текстны… Читать далее »