Архив рубрики: Галиҗәнап Китап

«Татар солдаты»

Айдар Хәлимнең Рейхстаг гөмбәзенә беренчеләрдән булып Җиңү байрагын кадаган Гази Заһитовның тормышына һәм сугышчан юлына багышлап иҗат иткән «Татар солдаты» тарихи-документаль романы дөнья күрде. Әлеге китап Александр Невский исемендәге Бөтенроссия тарихи-әдәби премия дипломанты исеменә лаек булып, махсус диплом белән бүләкләнде.

Татарстан китап нәшрияты аудиокитаплар җитештерә башлады

Татарстан китап нәшрияты гаять зур әдәби проектка — аудиокитаплар җитештерүгә тотынды! Бүгеннән башлап, безнең сайтта мәшһүр татар әдипләренең, бүгенге иң популяр язучыларның, шагыйрьләрнең әсәрләрен укып кына түгел, тыңлап та булачак. Моның өчен сезгә www.tatkniga.ru сайтының «Аудиокитаплар» бүлегенә керергә кирәк. Тыңлау бушлай һәм теләгән һәркемнең файлны үзенә күчереп алу мөмкинлеге бар. Машинада, өйдә, һәркайда рәхәтләнеп тыңлагыз!… Читать далее »

Д.Салихов «Чукрак»

Әлеге китапта Данил Салиховның «Чукрак» дигән романы һәм юмористик хикәяләре туплап бирелгән. Автор үз романында тоталитар режим шартларында гомер кичергән авыл кешеләренең фаҗигале дә, гыйбрәтле дә язмышын тасвирлый.